Газетага язылу

Күпбалалы гаиләләр арасында фәкыйрьләр 2,5 тапкырга кимегән

Cоңгы 5 елда илдә күпбалалы гаиләләр арасында фәкыйрьлек 2,5 тапкыр чамасы кимегән.

Бу хакта ТАССка Россия икътисад университеты галиме Александр Тимофеев хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда мохтаҗлар 38,1 процентны тәшкил итсә, былтыр 16,2 процентка калган.

 

Шул ук вакытта галим ишле гаиләләр саны күпкә артуын да билгеләп үтә. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, мондыйлар 1–1,25 миллион булса, узган ел азагында инде 4 миллионга якынлашкан. Белгеч әйтүенчә, күпбалалы гаиләләрнең ишәюе дәүләт ярдәменә – ана капиталы, өченче һәм шуннан соңгы балалар туганда төбәктәге түләүләр, балалы гаиләләргә 6 процентлы ташламалы ипотека, салым ташламалары һәм тормышны яхшыртуга китергән башка сәбәпләргә бәйле.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре