Газетага язылу

Күпбалалы гаиләләр, керемнәре артып китсә дә, пособие алачак

Күпбалалы гаиләләр, керемнәре билгеләнгән күрсәткечтән бераз артып китсә дә, балага айлык түләү алуны дәвам итәчәк.

Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, Хөкүмәт түләү билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында карарны раслаган. Билгеле булганча, Президент Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә пособие билгеләгәндә керемнәре бераз артып киткән очракта дәүләт ярдәмен күрсәтү тәртибен камилләштерергә кушкан иде.

 

Шулай итеп, күпбалалы гаиләләр түләүне алга таба да ала алсын өчен кирәкле норматив база булдырылган. Хәзер аларның җан башына туры килгән кереме билгеләнгән күрсәткечтән 10 процентка кадәр артса да, ярдәм 12 айга озайтылачак.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре