Газетага язылу

Күпбалалы гаиләләрдән булган студентларга белем алуга киткән чыгымнарның 30%ын кайтарганнар

Республикада урта һөнәри учреждениеләрдән 325 укучы уку өчен түләгән акчаның өлешчә компенсациясен алган.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәрттеләр.

Ярдәм чарасы 2025 елның 1 сентябреннән башлап Татарстан көллиятләрендә һәм техникумнарында мәгариф хезмәтләре өчен түләнгән сумманың 30% ка кадәрен каплауны күздә тота.

Түләүгә укуга шартнамә төзегән 23 яшьтән өлкәнрәк булмаган студентлар яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесендә балигъ булмаган баланың белем алуына шартнамә төзегән күпбалалы ата-аналарның яисә уллыкка алучыларның берсе дәгъва итә ала. 

Татарстанда даими яшәү һәм салымнар һәм башка мәҗбүри җыемнар буенча бурычлар булмау мәҗбүри шартлар булып тора.

Чара «Гаилә»милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре