Газетага язылу

Күпбалалы гаиләләргә автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредит бирергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев күпбалалы гаиләдә дүртенче бала дөньяга килгән очракта ташламалы – 3 процентлы куллану кредитын гамәлгә кертергә тәкъдим иткән.

Ике миллион сумга кадәр күләмдәге кредит акчасын үзебездә җитештерелгән яңа машина сатып алуга тоту мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты Россия Хөкүмәтенә юлланган да инде. Бу хакта “РИА Новости” яза.  

Проектка аңлатма язуыннан күренгәнчә, кредитны, беренчел кертемнән тыш, залогсыз гына алып булачак. Срогына килгәндә, вакытында түләп барганда, җиде елга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Закон проекты күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм Россиядә җитештерелгән машиналарга ихтыяҗны арттыруга юнәлдерелгән. “Дүрт һәм күбрәк баласы булган гаиләгә машина – көн дә кирәкле әйбер.

Балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртергә, табибка алып барырга, дистәләрчә көнкүреш мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә мондый гаиләләргә ташламалы шартларда үзебездә җитештерелгән машина сатып алу мөмкинлеген тәкъдим итәбез”, – дигән Гусев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре