Бу турыдагы бурыч стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча расланган йөкләмәләр исемлегендә бар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Документта күпбалалы гаиләләр өчен таксида махсус ташламалы тарифлар кертү мәсьәләсен җентекләп карау зарурлыгы аерым билгеләп үтелә.
Йөкләмәне үтәүдә РФ Хөкүмәте, Дәүләт Советының профильле комиссияләре һәм Халык фронты җаваплы итеп билгеләнгән. Гаиләләргә ярдәм итүнең гомуми чараларыннан тыш, аларга инвалид балаларга транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча карарлар әзерләргә кирәк булачак.
Президент мондый тәкъдимнәрнең сәфәр бәясен киметүгә генә түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны уңайлы һәм имин йөртү өчен такси автомобильләрен техник яктан тәэмин итүгә дә кагылырга тиешлеген искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез