Юрист сүзләренчә, мондый гамәлләр башка яшәүчеләрнең хокукларын бозу буларак бәяләнергә мөмкин.
«Йорт яны территориясеннән рөхсәтсез файдалану, шул исәптән гомуми җыелыш карарыннан башка яшелчә бакчасын бүлү милекчеләрнең хокукларын бозу дип танылырга һәм административ яки гражданлык-хокукый җаваплылыкка китерергә мөмкин», – дип аңлаткан Пачулия ТАСС белән әңгәмәдә.
Ул ачыклык керткәнчә, штраф күләме җир кишәрлеге кадастр бәясенең 1-1,5 процентын тәшкил итәргә мөмкин, әмма 5 мең сумнан да ким түгел.
Бакчаны милекчеләрнең гомуми җыелышы карары буенча гына булдырырга мөмкин, дип ассызыклады белгеч. «Гомуми җыелыш карарында бакчаның чикләре, аннан файдалану кагыйдәләре, шулай ук йорт яны территориясен тиешле хәлдә тоту тәртибе төгәл билгеләнергә тиеш», – дип аңлатты ул.
Пачулия өстәп әйткәнчә, йорт яны территориясе һәм күпфатирлы йорт урнашкан җир яшәүчеләрнең гомуми милке булып санала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез