Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә MAX мессенджерыннан файдалану буенча Хөкүмәт тә, Президент та җитди бурыч куйды, дигән министр. «Күпфатирлы һәрбер йортка, ел азагына кадәр үзенең чат-ботын булдырып, Telegram һәм WhatsApp мессенджерындагы (Россиядә экстремистик буларак танылган һәм тыелган Metа оешмасына карый) барлык мәгълүматларны шунда күчерергә һәм өйнең рәсми чаты статусын алырга кирәк булачак», – дип белдергән ул. Аның әйтүенчә, миллионга якын күпфатирлы йортка кагыла бу.
«РГ» хәбәрчесе белешкәнчә, MAX мессенджерында өй чатлары Дәүләт торак инспекциясе карамагында булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез