Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясенең "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган онлайн трансляциясен алтмыштан артык кеше карады. Трансляция язмасы "Татар-информ"ның татарча YouTube каналында сакланып калды, диктант язарга теләүчеләр аны хәзер дә карап яза ала.
"Татар-информ"дагы "Татарча диктант" башлыча чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен оештырылганлыктан, диктант өчен КФУ галимнәре тәкъдим иткән әсәр - Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар" повестеннән өзек алынды. Татарстанда оештырылган башка мәйданчыкларда акциядә катнашучылар Роберт Миңнуллинның "Мин кулыма китап алам" әсәреннән өзек яздылар.
"Татар-информ" аша татарча диктант текстын билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыды.
Диктантның дөрес тексты акция узганнан соң diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак.
- “Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Татарча диктант”ны 2018 елдан бирле үткәрә. Былтыр татарча диктантның видеоязмасын бер меңнән артык кеше карады.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195607/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез