Күпне күргән, күпне кичергән

Апас районының Шыгай авылында гомер итүче 90 яшьлек Тәхтебану әби гомер эчендә күпне күргән, күпне кичергән. Биш яшендә чагында йортлары янып китә. Кияргә киемнәре, ашарга бер телем ризыклары калмый. Бозауны гына коткарып кала алганнарын әрнеп сөйли ул әле дә.

– Кешедә дә тордык. Нәүрәп өстендә дә яшәргә туры килде. Хәерчелеген дә, ачлыгын да – барысын да татыдым. Камыш белән генә ябылган нәүрәпкә яңгыры да, җиле дә үтә иде», – дип искә ала ул авыр елларны. Тәхтебану әби мәктәптә дүрт ел укыган. Латин хәрефләрен өйрәнгәнен әле дә хәтерли ул. Укуны тәмамлагач ук, авыр хезмәт юлы башланган. Гомере буе җиң сызганып эшләгән. Шулай итеп гомере узганын да сизмәгән.
Тәхтебану әбине олыгайган көнендә дә хәсрәт сагалап тора. Тәрбияләп, бар җанын биреп, сөеп үстергән бердәнбер баласын 14 ел элек җирләргә туры килгән. Гаилә корып, балалар үстереп, матур гына тормыш иткән улы Рәшит абый гомеренең иң матур чагында вафат була. Бу кайгыны, билгеле, бик авыр кичерә ана.
Тәхтебану әби бүген ялгыз яши. Шулай булса да, ул үз аягында, күзе күрә, колагы ишетә. Кибетләргә дә баргалый. Ишегалларына чыгып, һава да сулап керә. Аның ике оныгы, ике оныкчыгы бар. Килене Фания апа Апаста яши. Каенанасы янына килеп йөри, я үзенә алып китеп кунак итә. Фания апа үзе дә инде олы яшьтә, лаеклы ялда. Каенанасы турында күз яшьләрсез сөйли алмады ул. Күңеле тулды. Шул минутта вафат булган иптәшен дә, тату, тигез тормышын да искә төшерде бугай.
– Әниебез белән дус яшәдек. Авыр сүзләр әйтешмәдек. Шуңа да якын күрәм. Аңа нык исәнлек телим. Ходай биргән гомерне тынычлыкта яшәсен иде», – дип, җылы хисләрен белдерде.
Тәхтебану әби гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Бу максаттан, аның янына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова килгәннәр иде. Алар әбигә Рәсәй Президентының котлавын, район башлыгының тәбрикләвен ирештерделәр. Истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Ландыш Гайнуллина.
Апас районы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре