Курьерлар һәм маркетплейслар: белгеч мошенникларның яңа ысулыннан ничек сакланырга икәнен аңлаткан

Мошенниклар телефон аша алдашуның яңа ысулына күчкән: алар еш кына маркетплейслар хезмәткәрләре яки курьерлар буларак шалтырата. Россия Банкының кибериминлек буенча белгече Павел Мизинов “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, алдашуның төп билгесе – смс аша килгән кодны хәбәр итү яки раслауны сорау. Мондый очракта, тынычлыкны һәм акчаны саклап калу өчен, сөйләшүне шундук өзәргә кирәк, дигән белгеч.

Мизинов билгеләп үткәнчә, чын курьер яки маркетплейс хезмәткәре заказга ачыклык кертергә: заказ номерын, адрес, ничәнче катта яшәвегезне яки домофон турында сораштырырга мөмкин. Ләкин ул беркайчан да смс-кодны сорамый. Белгеч искәртеп үткәнчә, мошенник түгелме икән, дигән шик төшсә, шундук банкның рәсми телефоны аша элемтәгә керергә һәм картаны ябарга кирәк. Моннан тыш Дәүләт хезмәтләре порталы, банк кушымталары өчен парольләр һәм пин-кодларны алыштыру, полициягә гариза белән мөрәҗәгать итү киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре