Башкортстанның Краснокамск районында көчле авариядә 17 яшьлек кыз һәлак булган.
Фаҗига кичә 25 июльдә Түбән Кама-Янаул автоюлының бишенче чакрымында була. Ике җиңел машина бәрелешә. ВАЗ-2109 машинасы белән идарә итүче 26 яшьлек шофер икенчел юлдан чыкканда "Лада приора"га бәрелә. Ике машинада барысы 6 кеше була, "девятка"дагы кыз шунда ук үлгән.
«Приора» шоферына һәм ВАЗның өч пассажирына медицина ярдәме кирәк була. Аларны Нефтекамск шәһәре хастаханәсенә илткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез