Газетага язылу

«Күрше» җәйге фестивале чараларында 30 меңнән артык кеше катнашкан

Быел «Күрше» җәйге фестивале кысасындагы чараларда 30 меңнән артык кеше катнашырга өлгергән инде. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов әйтте.

«Проектның экваторына килеп җиттек. 25 июньнән бирле республика күләмендә “Күрше” фестивале кысасында 196 чара узды. 13 сентябрьгә кадәр тагын 200 дән артык чара үткәреләчәк. Быел “Күрше” җәйге фестивалендә 30 меңнән артык кеше катнашырга өлгерде инде. Моны бәйрәмнәрдән соң килгән кайтавазлардан да, фотолардан да күрәбез», – диде ул.

Данил Данилов искә төшергәнчә, быел «Күрше» фестивале кысасында «Күрше. Мирас» юнәлеше дә гамәлдә. «Алты атна дәвамында бәйгегә республиканың барлык районнарыннан 1058 гариза кабул иттек. Шул исәптән, «Күрше» фестивале кысасында – 778 проект, быел тәүге тапкыр оештырылучы «Күрше. Мирас» юнәлеше буенча – 280 проект килде. Нәтиҗәдә 60 җиңүче ачыкланды», – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре