«Күрше фест» бәйгесенә 600гә якын гариза килгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылган «Күрше фест» бәйгесенә барлыгы 585 гариза килгән. Күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан башланган әлеге проектта үзмәшгульләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, идарәче компанияләр дә, кече бизнес вәкилләре дә катнашкан.

Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан да гаризалар килгән. Алар арасында аеруча активлары:

  • Чаллы – 109 гариза
  • Казан – 92 гариза
  • Әлмәт районы – 43 гариза
  • Түбән Кама районы – 29 гариза
  • Менделеевск районы – 22 гариза
  • Арча һәм Лениногорск районнары – 19 шар гариза
  • Алексеевск һәм Буа районнары – 15 шәр гариза

Гаризалар саны буенча беренче урында – үзмәшгульләр:

310 гариза – үзмәшгульләрдән

275 гариза – юридик затлардан

Җиңүчеләр куршефест.рф сайтында һәм «Безнең ишегалды» программасының социаль челтәрләрендә 1 июльдә билгеле булачак. Аларга каралган акчалата ярдәм:

үзмәшгульләргә – 200 мең сум

юридик затларга – 500 мең сум

Билгеле булганча, 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән ил күләмендә тиңе булмаган «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла башлады. Аның кысасында барлыгы 7 мең күпкатлы йорт ишегалды тәртипкә китереләчәк. Ә «Күрше Фест» халык бәйгесе «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора. Ил күләмендә тиңе булмаган әлеге проектның гомуми приз фонды – 20 миллион сум.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Күрше фест

Көн хәбәре