Арча районы Советының чираттан тыш утырышында соңгы дистә елда район башлыгы булган Илшат Нуриевны Казанга озаттылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан чарада Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Алмаз Хисаметдинов билгеләнде. Ул исә, киресенчә, Казаннан Арчага кайтты.
Озату
Татарстан җитәкчелеге Илшат Нуриевка Казан дәүләт аграр университеты ректоры булырга тәкъдим иткән. Арча районы башлыгы вазыйфасыннан ул шул сәбәпле китә. Парламент рәисе сүзләре белән әйтсәк, мондый югары уку йорты өчен ректорны нәкъ менә Арчадан сайлап алулары – район өчен горурлык.
– Илшат Нуриев 10 елдан артык вакыт дәвамында туган районы белән бик нәтиҗәле җитәкчелек итте. Шуның нәтиҗәсендә Арча күп кенә күрсәткечләр буенча югары нәтиҗәләргә иреште, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул районның Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы үзәкләренең берсе булуын да ассызыклады.
– Районның тулай территориаль продукты күләме 21,1 млрд сумга җитте. 2014 ел белән чагыштырсак, аның күләме ике тапкыр арткан. Соңгы елларда районның республикакүләм һәм федераль программаларда актив катнашуы торак, юл һәм социаль инфраструктураны төзекләндерергә, төзелеш һәм капиталь ремонтлау буенча күп кенә проектларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, – дип санап китте Дәүләт Советы Рәисе. – Әлбәттә, бу уңышлар – беренче чиратта, сезнең уртак хезмәтегез, үзара аңлашуыгыз, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы һәм район активы ярдәме нәтиҗәсе.
Фәрит Мөхәммәтшин Илшат Нуриевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»ордены медален тапшырганда, утырышта катнашучылар аягүрә басып алкышлады. «Шушы еллар дәвамында без бердәм булып эшләдек. Арчада бик лаеклы, хезмәт сөючән кешеләр яши.Татарстан җитәкчелегенә, район халкына зур рәхмәтемне белдерәм», – диде Нуриев үзе.
Каршы алу
Утырышта Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп Алмаз Хисаметдинов билгеләнде. Аның кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады.
– Сезнең ярдәм белән Алмаз Хисаметдинов район һәм анда яшәүчеләр хакына иң катлаулы бурычларны хәл итәр дип ышанам. Арча алга таба да үсешен дәвам итсен! – дип теләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Яңа җитәкче Арчаның үзе өчен чит район булмавын әйтте.
– Мин бит күрше Балтач районыннан – Арча күңелемә якын. Без электән бер-беребез белән хезмәттәшлек итәбез, бер-беребезне яхшы беләбез. Киләчәктә дә алга куелган бурычларны бергә хәл итәрбез дип ышанам, – диде Хисаметдинов. Залдагылар тагын кул чапты.
Алмаз Хисаметдинов Балтач районының Алан авылында туып үскән. Күп еллар туган районында баш ветеринария табибы булып хезмәт куйган. 2008–2013 елларда Мамадыш районында төрле җитәкче урыннарда эшләгән. Соңгы 11 елда Алмаз Хисаметдинов Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсен җитәкләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез