Газетага язылу

Күрше республикада кагыйдә бозучы самокатчыларны ясалма фәһем эләктерәчәк

NtechLab компаниясе Йошкар-Олада ясалма фәһемгә нигезләнгән видеоаналитиканы пилот режимында кертте. Система электр самокатларында йөрү тыелган җәяүлеләр зоналарына кергән кулланучыларны автоматик рәвештә ачыклый һәм бу хакта шәһәрнең җаваплы хезмәтләренә хәбәр итә.

Нейрочелтәр шәһәр камераларыннан килгән видеоагымны анализлый, җәяүлеләр арасында самокатчыларны билгели һәм кагыйдә бозу турында хакимияткә хәбәр итә. Самокатларның тыелган зоналарда йөрүе яки тукталуы өчен автоматик штрафлар кертү мәсьәләсе карала. Бу чишелеш, беренче чиратта, шәхси электр самокатларына юнәлтелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре