Исегезгә төшерәбез: сишәмбе көнне Украина кораллы көчләре Чабаксарны һөҗүмгә тоткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 28 торак йортка, 32 кешегә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителгән иде.
“Оператив мәгълүматларга караганда, 5 майда Чабаксар шәһәренә пилотсыз очкычларның һөҗүме аркасында 37 кешегә зыян килгән, шуның икесе һәлак булган. Медицина оешмаларында 11 кеше дәвалана. Өчесе – авыр хәлдә”, – дип сөйләп үтелгән Чуашстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең һәммәсе белгечләрнең даими контролендә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез