Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай Рәисе Константин Толкачев 73 яшендә вафат булган. Бу хакта «ТАСС» Дәүләт Җыенының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Константин Толкачев 1953 елның 1 мартында туган. 27 ел буе – 1999 елның 12 апреленнән 2026 елның 4 маена кадәр Корылтай Рәисе вазыйфасында эшләгән.
1996 елда ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгән. 1999 елда Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае рәисе булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез