"Күрше тиресен бакчага гына өеп куя, исе безгә керә. Нишләргә?"

Авылда яшәүче туганыбызның күршесе күп итеп маллар тота. Тиресен дә бакчага гына өеп куя. Бөтен сасы ис туганнарыма керә. Авыл уртасында күпләп мал тотарга рөхсәт бармы ул? Бу кешеләр тиресләрен башка җиргә куярга тиеш түгелме?

Хәмдия Сабирова. Азнакай

Россельхознадзорның ветеринария буенча дәүләт инспекторы:

– Әлеге очрак турында безгә төгәл итеп, мал тотучы күршесеннән зыян күргән кеше язып җибәрсен иде. Хәмдия ханым төгәл адресларны күрсәтмәгән, исем-фамилияләре дә юк. Әгәр тиешле мәгълүмат, язмача хәбәр булса яки шалтыратып әйтсәләр, урынга тикшерү белән чыгабыз. Элемтә өчен телефон:   8 (843) 570-20-08.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре