Күршеләрнең законсыз гамәлләр кылганын белгән очракта, белгеч нишләргә икәнне аңлаткан

«Безнең подъездда әллә нинди хәлләр булып ята. Гел тавыш,  таныш түгел кешеләр күбәйде. Күршеләр законсыз хостел ясап, акча эшләп ятмыйлармы икән дигән шик бар. Моны ничек белергә икән? Шулай булган очракта нинди чаралар кулланып була?» дигән сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә. 

Мәдинә Сабирова. Казан

– Күпкатлы йортлардагы фатирларда кунакханәләр оештыру закон тарафыннан тыела. Искәрмә буларак, аерым керү урыны, вентиляциясе булган беренче каттагы фатирларда гына оештырырга мөмкин. Күргәнегезчә, мондый урыннарда гадәттә кибетләр, почталар һәм башка оешмалар ачыла.

Әгәр дә сез күршеләрегез, чыннан да, законсыз гамәлләр кылып ята дип уйлыйсыз икән, Роспотребнадзорга шикаять языгыз. Аны бу хезмәтнең сайтына яисә Дәүләт хезмәтләре аккаунтына кереп, онлайн формада тапшырырга, шәхсән үзең барып яисә почта аша җибәрергә мөмкин. Моның өчен үз төбәгегездәге Роспотребнадзорның адресын ачыкларга кирәк.

Сезнең шикаятькә нигезләнеп, Роспотребнадзор тикшерү үткәрәчәк. Әгәр дә хостел кеше яшәми торган бинада урнашып та, аның вентиляциясе яки керә торган ишеге аерым булмаса, бу төгәлсезлекне бетерү өчен язмача кисәтү биреләчәк. Әгәр дә кунакханә өчен фатир кулланылса, милекчегә штраф түләргә һәм хостелны ябарга туры киләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре