Газетага язылу

«Күршенең агачы комачауласа нишләргә?» Укучы соравына «ВТ» җавап бирә

Күршебез белән ике арада 20 ел инде бер агач үсә. Ул безнең якка кереп тора.

Шуның аркасында ничә еллар инде иза чигәм. Кая гына мөрәҗәгать итеп карамадым. Килеп карыйлар да оныталар. Нишләргә дә белгән юк. Ярдәм итсәгез иде.

Сөмбелә Зарифуллина, Арча

Арча районы башлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гәрәева:

Бу хакта беләбез. Белгечләр өч тапкыр Сөмбелә Зарифуллинаның йортына барды. Анда ике әби янәшә яшиләр. Берсенең ишегалдындагы алмагачының ботаклары икенчесенең бакчасына кереп тора. Безнең белгечләр килгәч, хуҗалары, кисәрбез, дип калалар да моны эшләмиләр. Ә кеше бакчасына рөхсәтсез берәү дә кереп агач кисә алмый. Халык үз йортына кертми хәзер. Бу очракта Сөмбелә Зарифуллинага судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре