Курск өлкәсендә Украина кораллы көчләренең югалтулары турында хәбәр иткәннәр

Украина гаскәрләре Курск өлкәсенә һөҗүм омтылышы ясап, җитди югалтуларга дучар булган. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

– Курс юнәлешендә авиация, ракета гаскәрләре, артиллерия һәм дәүләт чиген саклаучы гаскәрләр дошманның Россия территориясе эченә үтүенә юл куймаган, – дип хәбәр ителгән министрлыкта.

Оборона министрлыгы хәбәренә караганда, дошман 260ка якын хәрбиен, 50 берәмлек бронетехника, шул исәптән 7 танк, 8 БТР, 3 БМП, 31 бронемашинасын югалткан. Россия кораллы көчләре шулай ук ике “Бук М1” зенитлы ракета комплексын, “УР-77” минаны зарарсызландыру җайланмасын һәм радиоэлектрон көрәш станциясен юкка чыгарган.
Оборона министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, Украина кораллы көчләре формированиеләрен юкка чыгару операциясе дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре