Курск өлкәсенең чик буе районнарыннан соңгы тәүлектә 3200 дән артык кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмати сәясәт департаменты директоры урынбасары Артем Шаров хәбәр итте.
Кешеләр үз йортларын мөстәкыйль рәвештә яки оешкан колонналар составында ташлап киткән. Хәзерге вакытта Россиянең берничә төбәгендә вакытлыча урнаштыру пунктларында 10 меңнән артык кеше яши, алар арасында 3000гә якын бала.
Хакимият органнары белгечләре документларны торгызырга һәм түләүләрне рәсмиләштерергә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез