Киләсе атнада Казан үзенә янәдән татарның батыр егетләрен җыячак. Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирында быел кем беренче булыр? Командалар әзерме? Кемнәр бу юлы келәм читендә калачак? Без шуны белештек.
Булат Мусин (Чистай):
– Муса Җәлил турнирында, ялгышмасам, 2013 елдан бирле көрәшәм. Алты җиңүем бар. Бу турнирның бөтен медальләрен җыеп чыктым инде: икенче һәм өченче урында калган чаклар да булды. Әмма мин җиңүләр саны турында әллә ни уйламыйм, рекорд артыннан кумыйм. Бер карасаң, кызык та инде ул – исемең тарихка языла. Әмма минем максат башкада. Үземә кызык һәм рәхәт булган өчен көрәшәм. Башкалар арасында түгел, үзем өчен иң яхшысы буласым килә.
Радик Сәлахов (Зәй):
– Әзерләнәбез. Насыйп булса, катнашырга, алай гына да түгел, җиңәргә иде инде. Быел Зәй командасы өчен бил алышачакмын. Энем Рөстәм дә турнирга әзерләнә. Ул Чаллы командасы өчен көрәшәчәк. Җәлил турнирында бик күп тапкыр батыр калган Айрат абый Гыйлаев, Айдар абый Хәйретдинов, Ильяс абый Галимовка әле дә сокланабыз, алардан үрнәк алырга тырышабыз. Җиңүләр саны буенча алар белән бер рәткә басасы килә, әлбәттә. Әмма аңа кадәр ераграк шул. Аллаһы Тәгалә ничә мәртәбә җиңәргә насыйп итсә, шуңа риза булырмын.
Ренас Кәлимуллин («Зилант»):
– Быел, Алла боерса, көрәшәм (Ренас узган елгы турнирда катнашмаган иде. – Авт.). Мин бу ярышка бары тик җиңәр өчен генә киләм. Быел да, насыйп булса, моның өчен бар көчемне куячакмын. Алдан ук үземә максат куйдым: Айрат абый Гыйлаевны куып тотачакмын. Бу турнирда сигез мәртәбә җиңә алганмын икән, моның белән бик горурланам.
Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт):
– Узган елгы турнир минем өчен аеруча истәлекле булды – беренче тапкыр батыр исемен яуладым. Тырышырга, быел да әлеге уңышны кабатларга иде. Беләсез бит, 80 килолы егетләр арасында көндәшлек бик көчле. Әмма яхшы әзерлек нәтиҗәсен бирер дип өметләнәм.
Азат Нурмөхәммәтов, Лаеш командасы вәкиле:
– Командада берникадәр үзгәрешләр бар, әмма без барыбер «Җиңәргә!» дип киләбез. Көрәш җанатарлары яхшы хәтерлидер, дөнья чемпионатыннан соң Лаеш өчен көрәшүче Ранис Галимуллин рәсми ярышларда башка чыгыш ясамавын әйтте. Тагын бер егетебез – Рүзәл Тимергалиев (узган ел 85 килолы егетләр арасында 1 нче урында калган иде. – Авт.) хәзерге көндә армия сафларында Ватан алдындагы бурычын үти. Аңа да карамастан, әйткәнемчә, әзерлек көчле, өметләр зурдан.
Кайда?
Казанның «Ак барс» көрәш сарае
Кайчан?
14–15 февраль, 9.00 сәгатьтә
Турнир тарихыннан кызыклы фактлар
– Турнир тарихында барлыгы 70 тән артык команда катнашкан.
– Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирында каһарман шагыйрьнең адашы Муса Галләмов биш мәртәбә җиңүче булган.
– Бәйгедә ике мәртәбә җиңүгә ирешкән Балтач егете Сәйдәш Мәгъсүмовка 1983 елда батыр исемен яулаганда 18 яшь тулмаган була. Ә 1964 һәм 1968 елларда батыр калган Сарман егете Зөфәр Ханов исә икенче җиңүенә 45 яше тулып килгәндә ирешә.
– Узган елгы турнир батырлары: Алексей Абрамов (Лаеш, 60 кило), Илнар Закиров (Чистай, 65 кило), Ислам Фәлахов (Алабуга, 70 кило), Динар Кәримуллин (Лаеш, 75 кило), Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт, 80 кило), Рүзәл Тимергалиев (Лаеш, 85 кило), Азат Габдрәшитов (Чаллы, 90 кило), Булат Мусин (Чистай, 100 кило), Раил Нургалиев (Теләче, 115 кило), Радик Сәлахов (Лаеш, 130 кило), Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы, 130+ кило). Командалар беренчелегендә икенче ел рәттән Лаеш җиңде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез