Күз авыруын табибка күренмичә генә ничек ачыклап булуын аңлатканнар

Сәламәтлегенә игътибарлы булган кеше күзенең челтәрсыман катламындагы үзгәрешләрне үзе үк ачыклый ала. Республика клиник офтальмология хастаханәсе хирургы Ленар Туктаров “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

“Иң гади ысулы – күзләрне бер-бер артлы йомып, күз алдындагы әйберләрне чагыштыру. Бер үк төстәме, сызыклары турымы яки кәкреме? Амслер тесты дигән әйбер бар: ул уртасына нокта куелган бик күп сызыклардан тора. Сызыклар кыек кебек яки таплары бар кебек тоелса, күзнең челтәрсыман катламын тикшерү өчен табибка күренергә кирәк, дип билгеләп үткән офтальмолог.

Шиккә салырдай тагын бер билге – күз алдында очкын чәчрәгән, яшен ялтырап киткән кебек булу. Челтәр катламының шартлау билгесе булырга мөмкин икән бу.
Ленар Туктаров хәтәр билгеләр пәйда булуын көтеп тормастан, профилактика максатында елына бер тапкыр күз табибына күренергә киңәш итә. 50 яшьтән өлкәнрәкләргә исә елына 2 тапкыр күренү кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре