– Күз тигәндә баланы ир кешедән өшкертсәң, файдасы күбрәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән?
Алсу Закирова. Әтнә
Тимергали хәзрәт Юлдашев, «Сәләх» мәчете имам-хатыйбы:
– Аллаһы Тәгалә өшкерү сәләтен, шушы көчне кемгә биргән, күз тигәннән шул өшкерергә тиеш. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – мөһим түгел. Алар янына барырга ярый. Әмма сихерчеләр арасында да әфсен-төфсен итүчеләр бар. Имеш, алар да өшкерә. Яннарында намазлыгы, Коръәне дә булырга мөмкин. Әмма бу күз буяу өчен генә. Мондый сихерче тозагына эләкмәс өчен, өшкерүче янына барыр алдыннан иң элек хәзрәт белән киңәшләшергә кирәк. «Андый кешене белмисезме? Аның турында берәр нәрсә ишеткәнегез юкмы?» – дип кызыксынсаң хәерле. Беренче ишеткән кешегә ярдәм сорап чабарга кирәкми. Иң элек син үзең яки өшкерүгә мохтаҗ якыныңны мәчеткә алып кил. Хәзрәт үзе өшкерә алмаса, башка кешене тәкъдим итәчәк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез