Квадроциклда балаларның авариягә юлыгу урыныннан котчыкмалы фотолар пәйда булган

Бүген көндез Сокуры бистәсенең Горький урамында коточкыч фаҗига килеп чыккан.

Лаеш районы Сокуры авылындагы коточкыч һәлакәт урыныннан тәүге фотолар пәйда булган. Бүген көндез биредә квадроциклга утырган бер баланың гомере өзелгән. Кадрлардан күренгәнчә, ике бала юлда ята. Читтәрәк, юл кырыенда, сары төстәге квадроцикл, дип яза “KazanFirst”.

Исегезгә төшерәбез: бүген көндезге 12ләр тирәсендә Сокуры бистәсенең Горький урамында коточкыч юл фаҗигасе булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, квадроциклда ике бала кырый юлдан төп юлга чыкканда иномаркага килеп бәрелгән. Бер малай һәлак булган, икенчесе нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре