КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин Казанда узучы «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышында Россия-Кытай мөнәсәбәтләренә бәя бирде.
«Соңгы елларда КХР рәисе Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путинның стратегик җитәкчелеге нәтиҗәсендә Кытай-Россия мөнәсәбәтләре тотрыклы рәвештә дөрес юнәлештә алга бара, җитлеккәнлек, тотрыклылык һәм чыдамлылык күрсәтә. Ике яклы күп планлы хезмәттәшлек яңа чорга аяк басты, югары сыйфатлы тиз үсеш юлына чыкты», – диде Гоцин.
Ул шулай ук Россиягә әлеге визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм мең еллык тарихы булган Казанга аның чәчәккә күмелгән вакытында килүенә шат булуын белдерде.
Билгеле булганча, бүген Казанда «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышы уза. Анда Россиянең 14 төбәгеннән һәм Кытайның 6 провинциясеннән делегацияләр катнаша. Фикер алышуның төп темалары – сәнәгать, логистика, авыл хуҗалыгы һәм нефть чыгару тармагы өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.
Утырышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, әлеге форматның идеясе 2012 елда нәкъ менә Казанда туган иде.
«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы утырышында Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез