Баррель бәясенең югары сикерүенә Россиянең рәсми даирәләре борчылу белдерә башлады. 3 майда финанс министры «Вести» мәгълүмат хезмәтенә әңгәмә бирде һәм: «Нефть бәяләре күтәрелү сәбәпле, Россия бюджетының өстәмә керемнәре 200 миллиард сумга җитәргә мөмкин», – диде. Сан бик кечкенә, бюджет өчен 2 триллион сум да аз әле. Җитмәсә, министр: «... соңгы ике айда керемнәр керү һәм керми калу дәрәҗәләре бер төрле, һәм алар бер-берсен тигезләячәк», – дигән сүзләр әйтә, ягъни файда нульгә тигез. Министр, бәлки, ялгыш сан атагандыр, әмма барлык мәгълүмат каналлары да шул санны тарата. Кара алтын табышының ни өчен шулкадәр аз булуын ачыклап булыр иде, ләкин без әлегә ул максат белән шөгыльләнмибез.
Тагын бер министр нефть бәясе чамасыз күтәрелүнең, чынлыкта, Россия өчен куркыныч булуын әйтә. Вице-премьер Новак: «… базарда тотрыксыз хәл шартларында нефтьнең югары бәяләре – «бу да яхшы түгел», шул исәптән нефть җитештерүчеләр өчен дә», – ди. Каршылыклы булып тоелган бу фикерне: «Чөнки кулланучылар озак вакытлы перспективада энергия ресурслары белән тәэмин итүнең башка, альтернатив юлларын эзлиләр», – дип дәлилли. «Ватаным Татарстан» бу хакта Иран сугышы башланып, кара алтын сальто ясарга әзерләнгәндә үк әйтте. Хөкүмәтнең иң югары әһелләре безнең нәтиҗәне бүген кабатлый.
Ил икътисады исә өстәмә керемнәргә мохтаҗ. Халык ашау-эчүне киметә, кием-салымга акчасын кыса, сәнәгать товарлары алуны кичектерә – болар барысы да икътисадый төшенкелек булып кайтаваз бирә. Менә карагыз, «Российская газета» яза: «2026 елның беренче кварталында Россиядә бер генә дә яңа кунакханә ачылмаган. Экспертлар билгеләп үткәнчә, мондый хәл 2001 елдан бирле булмаган. Соңгы ун елда исә гадәттә беренче кварталда яңа отельләрдә якынча 1 мең номер барлыкка килә иде». 2001 ел дәрәҗәсенә әйләнеп кайтканбыз, димәк. Туксанынчы еллар исе килә бит моннан. Шул чор вазгыяте сулышы ишетелә. Икътисад фронтындагы башка хәбәрләр дә шуны раслый. Вьетнам кафелары челтәре хуҗасы Леонид Пятильройд кешеләрнең эшкә өй ризыгы алып бара башлавын әйтә. Бары тик 1992 елда гына без эштә төшке ашны я ашамый идек, я өйдән алып килгән белән тамак ялгадык. Ашханә ризыгына акча янчыгының көче җитми иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез