• Фото: ru.freepik.com

Кырау тиеп каралган помидор яфракларын дәвалау өчен КИҢӘШ

– Теплицада булсалар да, помидор үсентеләренә бераз кырау тиеп, яфраклары каралып китте. Аларга берәр ничек хәл кертеп буламы?

Римма Җәләлова. Питрәч

Сорауга агроном Рамил Ситдыйков җавап бирә.

– Үсемлеккә кырау тию әйбәт түгел, әлбәттә. Әмма аңа ярдәм итеп карарга мөмкин. Туфрактан 5–7 сантиметр өстәнрәк сабагын кисеп ташлагыз. Яңа ботаклар үсеп чыгачак. Болай эшләгәндә, турыга үсә торган ботагы булмаячак. Ботакларын күтәртеп, терәүгә бәйләп куярга кирәк. Әйбәтләп караганда, яхшы гына уңышка өметләнеп була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре