Кырауларның язгы культураларга җитди куркыныч тудырмавын әйткәннәр

Апрель азагында һәм майда булачак кыраулар язгы культуралар өчен җитди куркыныч тудырмый. Апрель аендагы җылы һава торышы язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрергә ярдәм итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергәннәр.

«Хәзерге вакытта язгы чәчү эшләре дәвам итә. Көзге культуралар - 414 мең гектар (бу барлык мәйданның 85 проценты), күпьеллык үләннәр 185 мең гектар (51 процент) мәйданда тукландырылган. Чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 969 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планлаштырылган күләмнең 39 проценты», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Чәчү эшләренә республиканың 21 районында керештеләр. Язгы культуралар 43 мең гектарда (алар быел 1,7 миллион гектар мәйданны биләячәк) чәчелгән, нигездә бу - арпа (30 мең гектар). Шулай ук 7 мең гектар мәйданда - рапс һәм 1 мең гектардан артык мәйданда көнбагыш чәчүгә керештеләр.

Игенчеләр май һәм июнь айлары җылы булыр, яңгырлар да вакытында явар дип өметләнә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-avyl-xualygy-ministrlygy-kyraular-yazgy-kulturalarga-itdi-kurkynyc-tudyrmyi-5903310

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре