Газетага язылу

Кыргый хайваннарны өйдә тоткан өчен нинди җинаять җаваплылыгы каралган?

Кыргый һәм ерткыч хайваннарны йорт шартларында тоту җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Бу хакта юрист, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминский хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Эксперт сүзләренчә, соңгы елларда Россия төбәкләрендә гражданнар яшерен рәвештә өйләрендә елан тоткан һәм юлбарыс тоткан очраклар ачыклана. Еш кына хайваннарны фотографияләр өчен кулланалар яки аларны тыңлаучан итү өчен препаратлар эчертәләр.

«Шуны аңларга кирәк, ерткычларга еш кына тынычландыру препаратлары эчертәләр, алар белән фотога төшү куркынычсыз булсынга наркотиклар кадыйлар. Бу хайванга газаплар китерә һәм кешеләр өчен куркынычсызлык иллюзиясен тудыра, ул теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин», – дип билгеләде Хаминский «Абзац» белән әңгәмәдә.

«Хайваннарның үлеменә яки имгәнүенә китергән рәхимсез мөнәсәбәт, шулай ук кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган өчен РФ Җинаять кодексының 245 һәм 238 маддәләре нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган», – дип ачыклык кертте Хаминский.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре