Газетага язылу

Кырлайда Габдулла Тукайның Бакый Урманче ясаган беренче бюсты ачылды

Бүген Арча районының Кырлай авылында урнашкан Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында Бакый Урманче иҗат иткән Габдулла Тукай бюстының ачу тантанасы узды. Бакый Урманче бюстны 1952-1954 елларда Алма-Атада яшәгәндә гипстан иҗат иткән.

Кырлайда Габдулла Тукайның Бакый Урманче ясаган беренче бюсты ачылды
Автор фотосы

«Урманче яшь чагында Тукайны үзе күргән, сынны шуңа нигезләнеп ясаган. Бюст Бакый ага белән бергә төрле илләрне, ярты Россияне әйләнеп Казанга кайта. Аның иҗатында Габдулла Тукайга багышланган эшләнмәләр күп, монысы – беренчесе. Моңа кадәр ул бер музейда да урын алмаган», – ди Габдулла Тукай музей комплексының директоры Гөлнур Шәрәфиева.

Бакый Урманченың шәхси коллекциясеннән сакланып калган Тукай бюстын музейга аның улы – Айдар Урманче тапшырды. Бюст ачу уңаеннан «Чорлар чатында буыннар очраша» дип аталган очрашу узды. Анда шулай ук Бакый Урманченың шәкерте Әмир Заһиров, Казандагы Тукай музее фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов та катнашты. Алар сынчы белән булган хатирәләрен уртаклаштылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре