Улыгыз йә кызыгыз кырыкалдарларны өегезгә үк кертер дип уйлап та караганыгыз юктыр. Чаллыда яшәүче 16 яшьлек үсмернең әти-әнисе дә ул көнгә калырбыз дип башына да китермәгән әнә.
Мошенниклар шалтыратып, ниндидер код әйткәнсең, җинаятьчелләргә мәгълүмат биргәнсең, синең әти-әниеңә җинаять эше ачабыз, дип яныйлар. Бу хакта беркемгә дә әйтергә ярамый, әлбәттә. Баланы тәмам ышандыралар! Гаепсезлеген раслар өчен өйдә тентү уздырасы икән. Телефонда камераны кушып, егет өйне күрсәтә. Сейф барлыгын күргән кырыкалдарлар фатир ачкычын билгеле җирдә калдырып китәргә кушалар. Әти-әнисе өйдә булмаганда үз күзләре белән күрү кирәк була. Мошенниклар, карак яллап, сейфны болгарка белән кисеп 4 миллион 800 мең сум акчаларын, алтын сәгатьне урлыйлар.
– Полиция телефоннан янамый, тентү уздырмый, телефон аша тикшерүләр уздырмый, бу хакта балаларга кат-кат әйтегез, – дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез