Baza телеграм-каналы үзен Кырым күперендә шартлаган йөк машинасы хуҗасы дип атаган ир-ат белән видеоны бастырган. Ул булган хәлгә катнашы юк, дип белдерде. Канал мәгълүматлары буенча, аның туганнарының йортларында тентүләр үткәрелә, ә ул үзе чит илдә.
"Мин, Самир Юсубов, Кырым күперендә булган хәлгә бернинди дә катнашым юк", - ди ир-ат видеода.
Ул аңлатканча, йөк машинасын аның абыйсы (әтисенең туганнан туган абыйсы) - Махир Юсубов кулланган. "Гомер буе йөк ташулар белән шөгыльләнә, йөкне сайт аша ала", - диде Юсубов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез