Кырымда балалар утырган микроавтобус юл һәлакәтенә очраган

Кырымның Симферополь районында 19 бала утырган Mercedes-Benz Sprinte модельле микроавтобус юл һәлакәтенә очраган. Ул Volkswagen машинасы белән бәрелешкән.

Автобуста Ямал-Ненец округыннан килгән, Мәрмәр мәгарәгә экскурсиягә баручы 16-18 яшьлек мәктәп укучылары булган. Ике укучы һәм микроавтобус йөртүче зыян күргән.

Балалар икенче автобуска күчереп утыртылган. Хәзер прокуратура әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

криминал юл һәлакәте

Көн хәбәре