Кырымның Новофедоровка бистәсе янында берничә шартлау булган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә.
"Әлегә Новофедоровка районында берничә шартлау фактын гына раслый алам. Хәзер рәсми хәбәр көтүегезне һәм фаразлар үрчетмәвегезне сорыйм, - дип белдергән Telegram-каналда Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков.
Кырым башлыгы Сергей Аксенов гадәттән тыш хәл урынына барырга чыгуын әйткән.
"Новофедоровка бистәсенә барырга чыктым. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана", - дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез