Бүген, 18 ноябрь, Кыш бабайның туган көне. Үзенә ничә яшьтер – билгесез. Гел бала-чага, кеше арасында булгач, бик яшьтер әле ул. Кешеләргә шатлык өләшеп йөрүче бабакай белән без дә җәһәт кенә аралашып алдык. Хәзер Кыш бабайның вакыты бик тыгыз: балалар Яңа елга бүләкләр сорый башлаган инде!
– Кыш бабай булу – эшме, хоббимы яисә тормыш рәвешеме?
– Балаларны яратмасаң, Кыш бабай булу мөмкин түгел. Минемчә, бу – сәләт. Эш дип барысы да яңа елга әзерлек мәшәкатьләреннән баш тарта алмый бит. Мин Кыш бабай булуны гади хезмәт дип кенә әйтмәс идем. Шатлык мизгелләре бүләк итүдән мин дә ләззәт алам.
– Ә Яңа ел сезнең өчен – ул...
– Яңа ел, беренче чиратта, гаилә бәйрәме. Табын артына иң якын кешеләр белән җыелып, узган елга нәтиҗәләр ясау һәм якын киләчәккә планнар кору вакыты. Һәркем өчен дә Яңа ел – могҗиза көткән тылсымлы бәйрәмдер инде ул.
– Кар кызыннан башка Кыш бабайга, ай-һай, кыенга туры киләдер?
– Яңа ел алдыннан Кыш бабайга берничә җиргә өлгерергә кирәк. Бер ялгызыма гына бик тә кыен булыр иде шул. Ә болай оныгым белән бер урыннан икенчесенә бергәләп йөгерәбез (көлә). Кар кызы миңа карата бик игътибарлы. Кием-салымымны да, сакалымны да гел тәртиптә тота. Аннан балалар да Кар кызын күбрәк ярата, ул аларга якынрак, чөнки үзе дә бала бит әле.
Чулпан Гарифуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез