Газетага язылу

Кыш бабайның Яңа ел сәяхәтен онлайн күзәтеп булачак

Кыш бабайның Россия буйлап Яңа ел сәяхәтен интерактив карта ярдәмендә онлайн режимда күзәтергә мөмкин булачак.

Карта Росавиация платформасында булдырылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

РФ Транспорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, әкияти маршрут 31 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 09:00 сәгатьтә Бөек Устюгта Кыш бабай резиденциясеннән башланып, илнең барлык 11 сәгать поясы аша узачак.

Проектның идеясе нигезендә, картада һәр сәгать поясының төп шәһәрләрендә җирле вакыт буенча төн уртасында махсус тамга барлыкка киләчәк. Ул Яңа ел җитүен аңлатачак. Интерактив картага сылтама Транспорт министрлыгының социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре