Кыш бу атнада китми: 29 градуслы салкыннар көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге атна ахырына кадәр республикада һава торышының ничек буласын фаразлады. Бүген кар-буран, секундына 15 метрга кадәр тизлектә төньяк-көнбатыштан салкын җил. Юлларда – бозлавык. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -11, төнлә -16 градуска, төньяк-көнбатыш районнарда -21 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе тагын да ныграк суыта: төнлә һәм иртән һава температурасы -20, -25, урыны белән -29 градус тәшкил итә. Көндез аз гына кар көтелә, бераз җылыта: температура -12, -17 градус булачак. Җомга – 12 мартта төнлә һәм иртән -16, -21, урыны белән -25 градуска кадәр суык. Көндез -7, -12 градус. Шимбә көнне дә суык булуы көтелә. Төнлә һәм иртән -15, -20, көндез -5, -10 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре