• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Кыш җиткәнче бәрәңге череп бетмәсме? (Белгеч җавабы)

Быел бәрәңге бик чери. Казыганда ук төбе-төбе белән бозылып беткән бәрәңгеләр бар иде. Кеше ала башлагач, без дә казыдык инде. Хәзер эч поша: кыш җиткәнче череп бетәрме? Базга салганчы нишләтик икән?

Гөлфирә Низамова

 Фәния Җамалиева, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече:

– Быел җир юеш. Әмма бәрәңге шулкадәр каты черергә тиеш түгел. Гадәттә, ул фитофтора булганда чери. Быел помидорларга да, бәрәңгегә дә антракноз дигән авыру тиде. Сабакларында ук кара таплар булып күренеп тора. Бездә генә түгел, башка төбәкләрдәге фермерлар да зарлана. Әле бәрәңгене алмаган булсагыз, сабагын чапканнан соң, берәр атна җир кипкәнне көтеп торыгыз. Алып өлгергән булсагыз, бәрәңгене киптереп, черегеннән аралап салыгыз.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре