Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңадан-яңа образлары белән тамашачыларын шаккатырып тора. Бу юлы социаль челтәрдә кыска итәк кигән фотоларын урнаштыргач, язылучылары аны хуплап бип күп комментарийлар калдырганнар.
«Бик яратам кыска итәк. Алдагы чыгышларда киеп чыгам. Киям әле, киям. Дөньясы тәгәрәп китсен шунда. Эшләпә килешсә дә, бик яратып бетермим, әмма образны тулыландыру өчен кияргә мөмкин. Безгайбә», – дип язган җырчы.
«Алла Пугачевадан бер дә ким түгел, сүпер!», «Ки әйдә, матур кешегә бар да килешә», «Сер бирергә тиеш тә түгел син, Зәйнәбебез! Искиткеч кабатланмас тавышың булу өстенә син иң затлы иң мәгънәле сандугачыбыз да», «60 яшьтә дә кимәгәч, кайчан кияргә инде аны? Тәгәрәп китсен дөньясы» кебек комментарийлар калдырганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез