Газетага язылу

Кышкы каникул вакытында 32 мәктәп яны лагеры ачылачак

Быел Россия Мәгърифәт министрлыгы укучыларның кышкы каникулын 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр үткәрергә тәкъдим итә. Әле чорда республиканың барлык районнарында 2500дән артык чара оештырылачак.

– Кышкы каникул вакытында  лагерьларда кышкы сменалар һәм мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Әлмәт, Кайбыч, Чистай районнарында 32  мәктәп яны лагерьлары ачылыр дип көтәбез. Анда 865 бала ял итәчәк. Шуларның 87се –  әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы үсмерләр. Төрле юнәлешләр буенча программалар булдырылган, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре