Әмма республикада көрәш ярышларының тынып торганы юк. Декабрьнең соңгы көннәрендә «Балтач» спорт комплексында Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышы узды. Районны Марат Әхмәтов җитәкләгән елларда аның җиңел кулыннан башланган бу ярыш район көрәшчеләренең иң көтеп алган, дәрәҗәле спорт бәйгеседер, мөгаен.
– Марат Готыф улы белеп әйтте ул чакта. Балтач көрәшчеләре – Муса Җәлил турнирын иң күп откан команда. Булдырган нигезебезне тагын да ныгытырга, районда зур ярыш традициясен башларга тәкъдим итте, – дип искә ала утыз ел элек булган вакыйгаларны журналист Нурзада Сәмигуллин.
Бик күп танылган көрәшчеләр үстергән, республика ярышларын җиңгән Балтач төбәгендә туган бу турнир озын гомерле була. Еллар белән дәрәҗәсе дә үсә. Бүген республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче, инде башка командалар, башка клублар өчен чыгыш ясаучы яшь көрәшчеләр дә юкка гына «глава призы»на (көрәшчеләр үзара шулай дип йөртә бу ярышны) кайтырга, катнашырга атлыгып тормыйдыр. Тик бәйгенең таләбе катгый – келәмдә республика ярышларында Балтач өчен көрәшкән ир-егетләр генә бил алыша.
– Бу бәйгене ел ахырында уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Көч сынашырга, районның иң мәртәбәле бүләген яуларга җыелган көрәшчеләр арасында көрәш ел да кызу була, яңа җиңүләр, яшь һәм өметле көрәшчеләр ачыклана, – дип яза үз каналында район җитәкчесе Рамил Нотфуллин.
Сүз уңаеннан, ярышта 2009 елда туган һәм аннан өлкәнрәк егетләр катнашты. Район 2008–2009 елгы үсмерләр арасында узачак Татарстан беренчелегенә команданы да шушы ярыш нәтиҗәләре буенча туплар, мөгаен. Юбилей ярышларына Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин да кайтты. Көрәшчеләр белән аралашканнан соң, ачылыш тантанасында балтачлыларның көрәшне үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте җитәкче. 2025 елда республикада көрәш буенча узган 284 ярышның ундүрте Балтачта оештырылган. Мактауга лаеклы нәтиҗәләр. Ике көн дәвамында келәмне кыздырган милли көрәш бәйгесендә исә абсолют батыр булып Руслан Рәфыйков танылды.
Кама Тамагы районында да көчле яңа бәйге барлыкка килергә мөмкин. 6 гыйнварда биредә Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рифат Вәлиев истәлегенә көрәш ярышы узды. Турнирны уздыру фикерен Рифат Вәлиевнең дусты, Татарстанның Көрәш федерациясе әгъзасы Илнар Кәлимуллин җиткергән. Аның тәкъдимен район җитәкчелеге дә, төбәкнең күренекле тренеры, үзе дә танылган батыр һәм хөкемдар Әүхәт Мөхәммәдиев тә, Кама Тамагында үсеп чыккан көрәшчеләр дә хуплап ала.
– Рифат дустыбыз көрәшне бик ярата иде, һәрвакыт көрәшчеләргә ярдәм итеп яшәде, алар өчен чын күңелдән җан атты. Үз районында мондый ярыш узуына бик шатланыр иде. Турнир традициягә кереп калсын, ел саен республиканың иң көчле көрәшчеләрен җыя торган булсын иде, – дип уртаклашты фикерләре белән көрәшче, эшмәкәр Илнур Хөснуллин.
Оештыручылар район көрәшчеләре белән генә чикләнмәскә булган. Кем катнашырга тели – шуңа ишекләр ачык. Ярышка Татарстанның тугыз районыннан, Казанның дүрт спорт клубыннан, Ульян өлкәсеннән дә командалар җыела. Ярышта Казанның «Зилант» спорт клубы беренче урынны яулый, Яшел Үзәннең Осиново бистәсе командасы икенче урынны ала, ярыш хуҗалары – Кама Тамагы командасы өченче урынга чыга. Ярыш тәмамлангач, барлык көрәшчеләрне дә пылау белән сыйлыйлар.
Актаныш районының яшь көрәшчеләре өчен дә Яңа ел яллары кыска булган. Татарстан беренчелегенә озак вакыт калмады, ашап кына ятып булмас, ди районның баш тренеры Илфир Әнвәров.
– 7 гыйнварда ел саен уздырыла торган «Кыш бабай призына» турнирын оештырдык. Мин бу вазыйфада 26 ел эшлим, менә шуннан бирле уздырабыз без аны. Әзерләнер өчен егетләрне инде өчесеннән үк келәмгә җыйдык, тренировкаларны башладык. Гадәттә үзебезнең район балалары катнаша бу турнирда. Әмма әти-әнисе безнең яктан булган, каникулга кайткан балаларны да керттек көрәшкә. Аларга да файда, хәрәкәт бит ул. Әти-әнисенең туган авылы өчен көрәшү балаларга да күңелле. 2008–2009 елгы егетләрне Татарстан беренчелеге көтә. Араларыннан кайсылары командага керәсен, кем кайсы авырлыкта көрәшәсен күзалладык, – диде тренер.
Катнашучылар арасында беренче тапкыр сөлге тотып келәмгә чыккан, тәүге тапкыр үзен сынап караган малайлар да булган. Җиңүчеләрне диплом һәм акча белән бүләкләгәннәр. «Медальнең кыйммәтен төшерәсе килми, аны муенга тагу теләге балаларга стимул булырга тиеш. Безнең яшь чакта шулай иде. Татарстан беренчелегендә бу максатларына ирешергә язсын!» – дигән фикерен җиткерде Илфир Әнвәров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез