Нургаяз Яруллин (Чирмешән районының Тукай авылы):
– Рамазан ае матур гына үтә. Ураза тотабыз. Мәчеттә тәравих намазлары укырга кеше юк. Хатыным белән өйдә генә укыйбыз. Мәчеткә барып, азан әйтәм. Җомга намазына алтау җыелабыз үзе. Кешесе дә аз бит. Ирләр берничә генә. 20 йортның 12 сендә генә яшиләр. Кышны карты-яше бергә 25 ләп кеше чыгабыз. Җәен кайтучылар бар.
Трактор бар җирне чистартып тора. Юллар әйбәт. Зарланырга урын юк. Түбәдән кар төшерәбез. Дөньялар гына тыныч булсын. Язга әзерләнә башладык инде. Хатыным Гөлара яшелчә орлыкларын әзерләп куйды. Помидор чәчәргә торабыз. Ике теплицабыз бар. Нәрсә үсә, барысын да үстерергә тырышабыз. Виноградның да төрле сортын үстерәбез.
Авылга су басу куркынычы янамый. Җирдә туң аз, шуңа күрә суы сеңеп бетәр, дип уйлыйм. Сыерчыклар, кара каргалар күренми әле. Сыерчык ояларын чистартып куйдым инде. Ояларын буярга ярамый икән. Алайса, ике ел килмәделәр. Ә менә буямаганына ел да киләләр. Матур язлар көтәбез. Дөнья матур, әле яшисе килә.
Наилә Фатыйхова (Сарман районының Балтамак авылы):
– Бездә 13 кенә йорт бар. Шуның унысында яшиләр. Авыл кечкенә генә булса да, газ, су кергән. Авыл җирлеге юлларны ачтырып тора. Өлкәннәрнең эше юк. Кышын кошлар ашатабыз. Песнәге дә, чыпчыгы да күп. Көнебез шулай үтә. Күршеләрне чакырып, өйдә ифтарлар уздырабыз. 8 мартта исә авыл кешеләрен мәчеткә чакырырга җыенабыз. Үзара салым акчасын җыйдык. Зиратларны карадык. Кеше тормаган йортларга койма кордык. Быел да бу эшне дәвам иттерәчәкбез. Авыл матур булып торсын, дибез. Чүп контейнеры, авыл башына шлагбаум куйдырачакбыз. Йөк машиналары кереп йөрмәсен өчен кирәк бу. Алайса, авыл тирәсендә нефть скважиналары күп.
Язны көтәбез. Түбәдән тамчылар тама башлады инде. Кар көрибез. Язга чебешләр алып үстерәбез. Тавыклар сата башладылар. Авылда сыер да, хәтта кәҗә дә асраучы юк. Кош-корт кына калды.
Рима Садыйкова (Актаныш районының Чиялек авылы):
– Чаллыда гомер итәм. Апам Саҗидә авылда яши. Быел аның янына кышын сирәк кайтылды. Юл булмагач, кире китү мәшәкатьле. Кар күп яуды бит. Шуңа күрә теләсәк тә, кайтып булмады. Бер елны кышны озату бәйрәме уздырган идек, чаңгы да шудык. Күңелле булган иде. Быел алай ял итеп булмас. Авылдагы Ришат исемле егет СВОга киткән әле. Исән-сау әйләнеп кайтсын!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез