Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада һәм Казанда төнлә һәм көндез томан төшүе көтелә, урыны белән җепшек кар явачак.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәк юлларында бозлавык барлыкка киләчәк.
Элегрәк Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә аномаль җылы декада турында хәбәр иткән иде. Синоптик Александр Шувалов сүзләренчә, кар декабрьнең икенче декадасында гына ятачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез