Газетага язылу

Кышын күбрәк стресс кичерүнең сәбәпләрен әйттеләр

Бу суыкка һәм яктылык җитмәүгә бәйле булырга мөмкин.

Кыш җитүгә, салкын булуы, яктылык җитмәве сәбәпле кешеләрдә күңел тынгысызлыгы артырга мөмкин. Психолог Наталья Безус “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Беренчедән, суык, организмга йогынты ясап, нерв системасын активлаштыра. Бу исә йөрәк тибешен ешайта, адреналинны арттыра”, – дип аңлатып үткән ул.
Белгеч әйтүенчә, көннең кыска булуы, яктылык җитмәве серотонинга начар тәэсир ясап, кәефне төшерә.

“Икенчедән, кышкы чор йокы режимына кырын суга. Караңгы һәм салкын төннәр иртән йокы туймауга, шуңа күрә йокыдан соңрак торып китүгә китерә”. – дип өстәгән ул.

Моннан тыш, белгеч сүзләренә караганда, җылылыкка күп түләү, продуктларның кыйммәтләнүе дә борчу хисен көчәйтә. Суыкта урамда озак йөри алмау да бу халәткә өлеш кереп, ниндидер чикләнгәнлек хисе тудыра.
Психолог кышкы төшенкелекне, борчуларны киметү өчен йокы режимын төгәл үтәргә, күбрәк хәрәкәтләнергә, якыннарың белән күбрәк аралашырга киңәш иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре