Нурлат районының Бикүле авылында яшәүче Фаил Гафиатуллин көненә ике тапкыр су коена. Үзмәшгуль егет дүрт ел инде әнә шулай сәламәтлеген ныгыта. Узган ел бәке казып,аңа йозак та элгән булган. Монысы инде – саклык чарасы. Быел алай мәшәкатьләнеп тормаган. Өендә терлекләр күп асрагач, күрше авылга йөрергә вакыты да юк.
- Казлар коенып, суны пычратып бетерде. Шуңа күрә чиләк белән генә өстемнән коям. Иртә һәм кич шулай гадәтләндем. Башта авыл халкы, таныш-белешләр 40 градус салкында бәкегә чумуымны, кар өстендә яланаяк йөрүемне кабул итмәде. Суык тидерәсең бит, диючеләр дә булды. Кемнәрдер җүләргә үк тиңләде. Тиктомалдан гына түгел, тәртибен белеп тотынасың бит мондый нәрсәгә. Файдасы бик күп, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Энергия аласың. Даруга да акча әрәм итәсе юк. Хатыным бер ел коенды да, туктады. Сәбәбен сораганым юк. Һәркемнең шәхси эше, – ди 42 яшьлек Фаил.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез