Covid-2019 коронавирусы ноябрь азагында тарала башлады һәм шуннан соң гына Кытайның Ухань шәһәрендәге базарга эләккән. Кытай фәннәр академиясе каршындагы тропик ботаника бакчасы галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта РИА Новости яза.
Экспертлар дүрт континентның 12 иленнән алынган 93 коронавирус үрнәкләренең геном мәгълүматларын тикшергән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Уханьдагы базар вирус йоктыруның башлангыч чыганагы булмаган.
Инфекция Уханьдәге базарда булган «нульле пациенттан» тарала башлаган. Коронавирус сәүдә мәйданчыгында санитария нормаларын үтәмәү аркасында тарала башлаган.
Белгечләр фикеренчә, инфекция таралуның кимендә өч юлы бар. Аларның бары тик берсе генә Уханьдәге диңгез продуктлары базары белән бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез