Кытай инвесторы «РОСТКИ» форумында Рөстәм Миңнеханов белән татарча исәнләште

ВЕЗУМА фәнни-җитештерү үзәге Директорлар советы рәисе Чэнь Цзиньсинь «РОСТКИ» форумында түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән татар телендә исәнләште. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, исәнмесез, ни хао!» - дип мөрәҗәгать итте форумның Кытай катнашучысы.

Аннары рус телендә ул беренче тапкыр «РОСТКИ» форумында катнашуын әйтте.

«Мин сезнең гольф-турнирыгызга сокланам. Татарстан гольф-кырларында ике көн уйнадым - бу фантастика», - диде Чэнь Цзиньсинь.

Ул Татарстан Рәисе Кубогына гольф буенча 15нче хәйрия турниры турында әйтте. Уеннар «Ак Барс» гольф-клубы мәйданчыгында узды һәм «РОСТКИ» халыкара форумына багышланды.

Кытай делегаты аны Миңнеханов белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов таныштыруы турында сөйләде. «Алабуга» махсус икътисади зона мәйданчыгында автокомпонентлар җитештерү заводы төзелә.

«Безгә гади татарстанлылардан алып зур җитәкчеләргә кадәр барысы да ярдәм итә. Сез текә җитәкче, ә сезнең команда бик көчле», - диде кунак рус телендә.

Сентябрь ахырында завод эшли башлый, ә Чэнь Цзиньсинь ачылуга Миңнехановны чакырды.

«Без бер заводта гына тукталмыйбыз, Иннополиста икенче этап концепциясе расланды. Инвестицияләр күләме – 1,5 млрд сум», - дип өстәде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре