Бу юллар язылганда, Исламабадта АКШ–Иран сөйләшүләренең яңа раунды булачагы мәгълүм булды. Трамп гадәттәгечә үз социаль челтәрендә Тәһранның Вашингтон куйган таләпләр белән килешүе турында постлар элде. Рәсми Иран җитәкчелеге исә сөйләшүләр булачагын расламады. АКШ лидеры оптимизм белән сугарылган вәгъдәләр өләшүен дәвам итте: дипломатик миссия уңышка ирешкән очракта Пакыстанга үзе килергә дә вәгъдә бирде. Килешү төзелмәгән очракта: «Без бөтен илне туздырачакбыз, электр станцияләре һәм күперләр законлы һөҗүм максатларына әвереләчәк», – дип тагын бер тапкыр янарга да онытмады.
The Washington Post газетасы бу уңайдан Пакыстанның Ак йорт хуҗасын кискен белдерүләр кулланудан сак булырга кирәклеге турында кисәтүе хакында яза. Американың халыкара яңалыклар телеканалы CNN да, Трамп Иран тирәсендәге сугыш һәм сөйләшүләргә бәйле иң төп мәсьәләләр буенча да дөрес булмаган мәгълүмат тарата, дип билгеләп үтте. Ул Иран җитәкчелегенең АКШка нефть төяп кайту өчен йөзләгән кораб җибәрүе турында пост элгәч, аның психик сәламәтлегенә шик белдерүчеләр калмады диярлек. АКШның абруйлы сәясәтчеләре Трампның белдерүләрен шәрехләүне сорагач: «Психиатрга мөрәҗәгать итегез», – дип кенә әйтәләр.
Исламабадта сөйләшүләрнең яңа раунды булырга тиеш шулай да. Иранның ярымрәсми Tasnim агентлыгы кире какса да, фарсы делегациясе Пакыстанга җыена. Тәһран җитәкчелегенең соңгы минутка кадәр сөйләшүләр турындагы мәгълүматны сер итеп саклавы куркынычсызлык мәсьәләләре белән бәйле. Алар Израиль һәм АКШ делегация утырган самолетны бәреп төшермәгәе дип куркалар. Шуңа күрә алдагы сөйләшүләргә дә урау юллар белән барганнар һәм кайтканнар. Вашингтон рәсми рәвештә ике атналык тынычлыкны тагын бер көнгә озайтты. Димәк, сөйләшүләр уңышсыз төгәлләнсә, Иранны утка тоту бер тәүлек соңрак башланачак.
Американнарның атом-төш объектларына һөҗүм итүе Пекинда борчылу тудырды. Кытай Вашингтонга Атом-төш коралын таратмау турындагы халыкара килешү (ДНЯО) турында искә төшерде. Ул килешү буенча тыныч атом объектлары кагылгысыз булырга тиеш. Әмма хәзерге лидерлар үзләрен акылдан язган кебек тоталар. Халыкара сәясәттә «джунгли законы» өстенлек итә башлады. 27 апрельдән 22 майга кадәр Нью-Йоркта ДНЯО буенча 11 нче конференция үтәргә тиеш. Пекин АКШ һәм Израильнең Ардакандагы, Бушердагы һәм Хондабтагы атом-төш объектларына һөҗүмен «ДНЯОга җитди һөҗүм» дип гаепләде. Чиннар Вашингтонны Япониянең атом-төш коралына ия булырга омтылышын тыярга да чакыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез